news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Бу җәйдә Европада ковид белән авыручылар саны артачак

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковид авырулары санының артуын көтә. Бу хакта ТАСС Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы башлыгы Ханс Клюге France-Presse агентлыгына биргән әңгәмәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Клюге сүзләренә караганда, вирус таралуын җентекләп күзәтергә кирәк. «Бөтен Европа буенча чикләү чараларын гамәлдән чыгарганга күрә, вирусның таралу дәрәҗәсе җәй дәвамында артачак», - дип аңлатты ул.

Кичә Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович коронавирусның көтелмәгән эволюциясе турында кисәтте. Аның фикеренчә, вирус таралуны акрынайту өчен чаралар күрергә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100