Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья мирасы көнендә Татарстанда һәйкәлләрне саклау җәмгыятен торгыздылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте (ВООПИиК) эшчәнлеге яңадан башланды. Бу хакта Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте Үзәк Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа бүлекне оештыручылар җәмгыятьнең актив әгъзалары булды, төбәк бүлекчәсе рәисе вазифасына Казан архитектор-реставраторы, архитектура кандидаты Степан Новиковны расладылар.
1965 елда РСФСР Министрлар Советы карары белән Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте оештырыла. Шул ук елда аның төбәк бүлекләре барлыкка килә. Җәмгыятьнең эшчәнлеге тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклауны пропагандалауга һәм популярлаштыруга, мәдәни мирас объектларын ачыклауга һәм тасвирлауга, бөтен Советлар Союзы буенча һәйкәлләрнең паспортларын һәм исемлекләрен төзүгә юнәлдерелгән. Татарстанның ул җәмгыяте республика мирасын үстерү стратегиясен булдыру, Казанда ташландык утарларны һәм архитектура һәйкәлләрен торгызу инициаторы булды. Җәмгыять әгъзалары дәүләт хакимиятенең җирле органнары белән хезмәттәшлеккә, сак зоналарын эшләүгә, гражданнарны төбәкнең мәдәни мирас объектларын өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итүгә, лекцияләр һәм семинарлар уздыруга зур басым ясады.
СССР таркалганнан соң эшчәнлек туктала, һәм ВООПИиК ябыла. Ул 2009 елда гына, Мәскәүдә дә, төбәк бүлекләрендә дә яңартылды. 2009 елда башкалада җәмгыять Казанның мәдәният һәм тарих эшлеклеләре көче белән яңадан оештырылды. Рәис итеп ул вакытта ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, урынбасары итеп архитектор – реставратор Фәридә Зәбирова сайланды.
Казан шәһәр сакчылары белән яңа берләшмә Казанның җимерелгән тарихи үзәгенә игътибар җәлеп итә алды. Яңа бүлекнең мөһим казанышлары арасында Черек күл паркын күп дәрәҗәле паркинг белән төзүдән саклау, 2011 елда Казанның тарихи йөзен саклау митингы,ТР Рәисе хуплаган Татарстанның тарихи җирлекләре концепциясен эшләү һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз