Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бөтен гаилә белән сайлыйбыз: «Казан» гаилә үзәге янында гаилә фестивале уза
Хәзер «Казан» гаилә үзәге янында «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фестивале уза, ул меңләгән казанлылар өчен чын бәйрәмгә әверелде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Чулпан Шакирова.
Сайлау участокларына килүне масштаблы фестиваль белән берләштерү идеясе инде күркәм гадәткә әверелде. Быел бәйрәмгә тавыш биргәннән соң махсус беләзек белән килергә мөмкин иде.
«Just Brass», Фирдүс Тямаев, Дмитрий Железнов капелласы, «Хорошее настроение» һәм «Добробат» төркемнәре тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерергә өлгерде инде. Беренче тапкыр Казан сәхнәсенә «Яңа дулкын-2025» фествиалендә катнашучылар (Елена Фрейман һәм «Оберег» фолк-төркеме) дә чыкты.
Фирдүс Тямаев сәхнәдән халыкка мөрәҗәгать итте. «Өстәлләрегез һәрвакыт тулып торсын. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, балаларыгыз, туганнарыгыз янында булыгыз! Сезгә бары тик игелек телим. Бәйрәм белән, татарстанлылар!» - диде артист.
Бәйрәм мәйданчыгында гаиләләр өчен төрле активлыклар әзерләнгән. Олылар хәйрия оешмалары эше белән таныша, «Щит и меч Татарстана» патриотик зонасында Агапов исемендәге Махсус әзерлек үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын күзәтә.
«Киләчәк остаханәсе»ндә һәркем республиканың мәдәни мирасы белән таныша ала. Олылар һәм балалар түбәтәйләр чикте, гарәп каллиграфиясендә көчләрен сынап карады һәм җепләрдән матур паннолар ясады.
«Әлеге бәйрәм бөтен халыкны – русларны да, татарларны да, бездә яшәүче барлык милләтләрне дә берләштерә. Мин инде олы кеше, ә монда яшьләр кебек биим!» – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты кунакларның берсе Ирек Әхмәтов.
Фестивальдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Гуманитар мәйданчыкта «Җиңү өчен! Казан» хәйрия оешмасы волонтерлары маскировка челтәрләре үрү һәм окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар үткәрде.

Алда Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары Гүзәл Уразова, Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария » һәм «Волга-Волга» төркемнәре, шулай ук җырчы Салават Фәтхетдинов чыгышлары көтелә.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз