news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсында дүртенче iPhone 17 отучы билгеле булды

Татарстаннан Лилия Таҗиева дүртенче iPhone 17 иясе булды. Бүләкләр уйнату бүген тавыш бирүчеләр арасында үткәрелә. Җиңүчеләр турында мәгълүмат «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә чыга.

Конкурс 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә уза. Анда Татарстаннан теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.

Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot