news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе җиңүчесе: Мин чиксез бәхетле!

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе җиңүчесе: Мин чиксез бәхетле!
Фото: https://vk.com/id402420015

Татарстанның Актаныш районында яшәүче Флүдә Гардисламова гаиләсе «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең беренче көнендә җиңде һәм алар Lada Vesta автомобиле отты. Флүдә ханым хисләре белән уртаклаша һәм тавыш бирүдә катнашырга чакыра.

«Мин бүген «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә җиңүем белән чиксез бәхетле. Гаилә елында мондый бәйге оештыручыларга бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Әле сайлауларның ике кене бар, барыгыз да бәхетне сынап карагыз. Илләребез имин булсын, дөньяларыбыз тыныч булсын, сәламәт булыгыз. Мин чиксез шатмын», – ди ул.

  • Тавыш бирүдә катнашкан һәм фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштырган татарстанлыларны тагын ике автомобиль көтә. Алар 16 һәм 17 мартта уйналачак. Фотоны #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән урнаштырырга кирәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot