news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтен дөньяда коронавирус белән авыручылар саны кискен арткан

Дөньяда СОVID-19 инфекциясе белән авыручылар бер айда 80 процентка арткан. Бу хакта РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән хәбәр итә.

Бөтен дөньяда соңгы 28 көндә (2023 елның 10 июленнән 6 августына кадәр) СОVID-19 инфекциясенең 1,5 миллионга якын яңа очрагы (бу, алдагы 28 көн белән чагыштырганда, 80 процентка күбрәк) теркәлгән, шулай ук 2500дән артык үлем очрагы (57 процентка кимрәк) билгеле», диелгән документта.

Оешма ачыклаганча, биш төбәк коронавирус белән авыручыларның һәм үлем очракларының кимүе турында хәбәр иткән. Көнбатыш-Тын океан төбәгендә чир йоктыручыларның саны артуы күзәтелә.

Ил һәм территорияләрнең 44 проценты (234нең 103е) бу чорда чир йоктыру очраклары турында хәбәр иткән. 6 августка булган мәгълүматлар буенча, бөтен дөньяда 769 миллионнан артык кешедә ковид булуы расланган һәм бу чирдән 6,9 миллионнан артык үлем очрагы теркәлгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100