news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Борынгы уен коралы турында яңа китап әзерләнә

Гөслә ясауның югалган технологиясен фольклор галимнәре эзләп тапкан һәм яңадан халыкка тәкъдим итәчәк.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Гөслә уен коралы турында быел яңа китап чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, гөслә турындагы китапның авторы Эльмира Каюмова хәбәр итте.

“Бу китап фотоальбом сыман булачак, – ди Эльмира Каюмова. – Анда төньяк Казан арты керәшеннәрдә таралган гөсләләрнең фотолары һәм алар турында тиешле мәгълүмат урын алачак. Сирәк очрый торган материалны 2013 елдан бирле экспедицияләрдә үзем тупладым. Китапның төп максаты – гөслә ясауның югалган технологиясен яңартуга булышу, хәзерге осталарга ышанычлы, документаль чыгынаклар бирү”.

Галимнең хезмәте зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия. Борынгы уен коралы турындагы китап белгечләргә дә, киң җәмагәтьчелеккә дә адреслана. Проек авторы үзе хәбәр иткәнчә, әлеге басма музыка галимнәре, укытучылар, башкаручылар өчен дә кызык һәм файдалы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot