news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Борынгы кешеләрнең Көнчыгыш Азиядә яшәгән яңа төре ачылды

Homo нәселенең яңа ачылган вәкилен “Пэнху кешесе” дип атаганнар

 (Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Япон, Тайвань һәм Австралия университетлары тикшеренүчеләре моннан 490 меңнән 10 мең елга кадәр элек Көнчыгыш Азиядә яшәгән борынгы кешеләрнең яңа төрен ачканнар. Бу хакта япон гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр итә, дип яза ТАСС.

Белгечләр, Тайваньнең көнбатыш яр буендагы Пэнху утраулары районындагы балык ятьмәләрендә табылган борынгы кешенең теш казнасының өлешен анализлаганнан соң, яңа төр ачу турындагы фикергә килгән. Башта галимнәр казылма калдыклар Азиядә көн күргән башка борынгы кеше төрләре – “пекин кешесе”, “ява кешесе”, яки “флорес кешесе”нә карый дип уйлаганнар. Әмма казна сөяге төзелешенең һәм сакланып калган тешнең үзенчәлекле булуы Homo нәселенең яңа төре турында сүз йөртергә мөмкинлек биргән. Яңа төрне “Пэнху кешесе” дип атаганнар. Ул казнасы шактый зур булуы белән аерылып тора. “Әлеге төрнең бабалары Азиядәге иң борынгы популяция вәкилләре булган яисә бик борынгы чорда ук Африкадан күчеп килгән дип фаразлыйбыз”, – ди тикшеренүчеләрнең берсе, Токио университеты галиме Есукэ Кайфу.

Борынгы кешеләрнең пекин һәм ява төрләре кебек үк, “Пэнху кешесе” хәзерге кешеләрнең турыдан-туры бабасы түгел. Әмма кешеләрнең үлеп беткән инде дүртенче төренең Азиядә табылуы әлеге төбәк үз вакытында кеше төрләре арасында кискен көндәшлек урыны булган дияргә мөмкинлек бирә, дип саный белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100