news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан зур чара – Мәүлид бәйрәме оештырыла. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Борынгы Болгар шәһәрендә быел ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте бишенче тапкыр Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм уздыра.Мәүлид чарасы Болгар ислам академиясенең атриумында 15.40 сәгатьтә башланачак.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин катнаша. Аларның сәламләү сүзләрен яңгыраячак. Мөнәҗәтчеләре Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев татар телендә, “Нәшидел Ислам” төркеме гарәп телендә чыгыш ясаячак. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсе укылачак. Камил хәзрәт Сәмигуллинның  Коръән укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләве дә оештырылачак. Чараны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылып тәмамлар, дип көтелә.

Республикабызның күренекле дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында уза торган Мәүлидтә Татарстан хөкүмәте, төрле ведомство вәкилләре дә катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100