news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борынгы Болгарда “Бөек Болгар” фестивале уза

Халыкка урта гасырлар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирелгән.

Борынгы Болгарда “Бөек Болгар” фестивале уза

(Спас, 12 август, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). ​​​​​​​Борынгы Болгарда алтынчы ел рәттән уздырыла торган урта гасырлар сугышы халыкара фестиваленә Россиянең төрле төбәкләре, чит илләрдән һәм, билгеле инде, Татарстанның төрле якларыннан халык җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестиваль елдан-ел халык аррасында зуррак популярлык казана бара. Катаншучылар саны да ел саен арта. Фестивальне ачып җибәрү тантанасында Бөек Болгарга җыелган кунакларны район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе, “Тарихка сәяхәт” туристлык агентлыгы генераль директоры Алексей Кокурин, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов сәламләде.

Алар халыкны шушы зур вакыйга белән котлап, орышта катнашучылар җиңүләр һәм уңышлар, ә тамашачыларга тирән тарихи тамырлары булган борынгы җиребездә күңелле ял итүләрен теләделәр.

Аннары исә махсус ясалган урында орышлар башланып китте. Тамашачыларга аеруча атта орышлар, борынгы киемнәр кигән җайдакларның үз осталыкларын күрсәтүе ошады.

Фестивальдә төрле ярминкәләр, тарихи, гаилә белән ял итү өчен мәйданчыклар эшли, урта гасырлар һөнәрләре, борынгы биюләр, уктан, арбалеттан ату буенча мастер-класслар үткәрелә. Ә күпсанлы артистлар исә тамашачыларны дәртле музыка белән хозурландыра. Шулай итеп, монда һәр кеше күңеленә якын тамаша һәм шөгыль таба ала.

Иң мөһиме – халыкка урта гасырлар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирелгән. Кичен исә барысын да утлы тамаша - файер-шоу көтә. Фестиваль якшәмбе көн дә дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100