Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Борынгы бәетләрдән “Тәфтиләү” ясарга ярамый, аларның фәлсәфәсе кыйммәт – Геннадий Макаров
Геннадий Макаровның “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясе “Исламика” лекториендә үтте.
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Без хәзер борынгы бәетләрне дә моң кушып җырга әверелдерә башладык. Матур бит, диләр. Матурын матур да, ул башка бит”, - ди фольклорчы галим, сәнгать белгече Геннадий Макаров.
Ул “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясендә гарәп-иран ритмына нигезләнгән көйләп укуга ачыклык кертте. “Урта гасыр ахыры татар мәдәниятендә хәтта шигырь төзелеше дә башка. Ә безнең хәзерге яңа татар мәдәнияте Европа моделенә нигезләнгән, - ди ул. - Борынгы бәетләрдә ритм башкача - гарәп-иран ритмы. Бу ритмда укуы бик җайлы. Бездә мөнәҗәт җырлый, диләр. Аны җырламыйлар, көйләп укыйлар. Әлеге ритмнан чыксаң, җырлап җибәрәсең”.
Фольклорчы галим экспедицияләрдә кайсыбер әбиләрнең кайчакта борынгы бәетне дә “Комсомолка Гөлсара” көе белән җырлап бирүләрен искә төшерә. “Кайберәүләр аны баянда бөдрәләп уйныйлар да әле”, - дип өстәп куя.
“Җыр булса, кеше вокал тыңлый, ә монда текст үзе – аның эчтәлеге, фәлсәфәсе кыйммәт. Бу тексттан “Тәфтиләү” ясарга ярамый, - ди ул. - Җырлау белән көйләп уку шуның белән аерыла. Без, бу традицияне югалтып, җырга әверелдерәбез. Моң кушалар да матур бит, диләр. Матурын матур да, ул башка бит”.
Сәнгать белгече, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаровның “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясе Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекториендә үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз