news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борогодское авылындагы мәчет янәшәсендә ифтар бүлмәсе төзелә

Питрәч районы Борогодское авылында узган ел ачылган мәчет янәшәсендә ифтар һәм төрле дини бәйрәмнәр өчен зал төзелә. Ул 60-70 кешене сыйдырачак. Аш бүлмәсеннән тыш, ифтарханда ризык әзерләү өчен кухня өлеше булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Богородское авылының «Сәхәр» мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллаганиев сүзләренчә, биредә яшәүче мөселманнарда мәчеткә ихтыяҗ һәрвакыт булган. Җомга вәгазьләренә мәчеттә 50ләп кеше җыела. Гает намазларында ул тулысынча тула. Узган ел мәчет каршындагы мәдрәсәгә ислам нигезләре курсларына 50ләп кеше йөргән.

«Дингә килүче кешеләр саны артканнан арта бар. Бездә күпләр ислам кануннарын тота. Үткән Рамазанда алган тәҗрибә шуны күрсәтте: мәчеттә ифтарда кешеләргә урын җитми. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм битараф булмаганнар ярдәмендә ифтар өчен зал төзи башладык. Мәчет төзелешендә ярдәм — ул кешегә хәтта аның үлеменнән соң да, бу бинадан файдаланган вакытта бүләк китерүче сәдака», – ди имам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100