Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Борис Щербаков Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасын алып барачак
Кинофорумда Йос Стеллинг, Вера Глаголева, Константин Лопушанский, Наталья Аринбасарова һ.б. катнашуы көтелә
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале, гадәт буенча, мәртәбәле кунакларны каршы алудан башланып китә. Кунакларны каршы алу фестиваль ачылышы тантанасына кадәр 1 сәгать алда башлана.
Шул рәвешле, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында кинофорумның ачылу тантанасы 5 сентябрь кичке 7гә билгеләнгән. Аны РФның халык артисты Борис Щербаков алып барачак, дип хәбәр итә оештыручылар “Татар-информ”га.
Шуңа кадәр 1 сәгать алдан, кичке 6дан, кызыл келәм буйлап Голландия режиссеры Йос Стеллинг, Россиядә авторлык кинематографиясе юнәлешендә танылу алган Россиянең халык артисты Константин Лопушанский, актриса һәм режиссер Вера Глаголева, режиссер һәм сценарийлар авторлары Рөстәм Ибраһимбәков, Али Хамраев һәм кино сәнгатенең башка танылган йолдызлары узар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз