news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Борис Павлов VII Красноярск икътисади форумында катнашты
Ул “Уңышлы модернизация проектлары” тәкъдим итү программасында “ТР инновация киңлеген үстерү” дигән доклад белән чыгыш ясады
Скопировать ссылку
(Казан, 15 февраль, “Татар–информ”). 12–13 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов VII Красноярск икътисади форумында катнашты һәм “Уңышлы модернизация проектлары” тәкъдим итү программасында “Татарстан Республикасы инновация киңлеген үстерү” дигән доклад белән чыгыш ясады.
Чарада барлыгы меңнән артык кеше, шул исәптән 50 дән артык федераль структура вәкиле, шулай ук кайбер чит илләр, Россия төбәкләреннән кунаклар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Алар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Александр Хлопонин, “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов, Төбәк сәясәте институты генераль директоры Булат Столяров һәм башкалар бар иде.
Форумга бизнес, икътисад һәм дәүләт хакимиятенең әйдәп баручы вәкилләре, шулай ук яңа бергәлекләр, клублар, чит илләрдәге рус диаспорасы вәкилләре җыелды.
VII Красноярск икътисади форумы “Модернизация: кешеләр, идеяләр һәм проектлар” дигән темага багышлап үткәрелде.
Төркемнәр төрле секцияләргә бүленеп эшләде.
“Уңышлы модернизация проектлары” тәкъдим итү программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов чыгыш ясады. Ул үзенең докладында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе – икътисадны үсешнең инновацион юлына күчерү. Моңа республикада гамәлгә ашырыла торган инновацион эшчәнлекне үстерү программасы һәм ТР инновация меморандумы ярдәм итә. Алдынгы фәнни казанышларны җитештерүдә куллану, дәүләт, фән һәм бизнесның үзара йогынтысына нигезләнгән идарә итүнең яңа алымнарын кертү – әлеге эшнең көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүне арттыру, эшкуарлыкны үстерүгә йөз тоткан мөһим состав өлешләре.
ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Борис Павлов Татарстан Республикасы икътисадын яңарту һәм үстерү буенча берничә яңа программа тәкъдим итте.
Форум кысаларында Борис Павлов шулай ук федераль һәм төбәк хакимиятләре вәкилләре белән берничә очрашу үткәрде. Әлеге очрашуларда аеруча зур кызыксыну уяткан кайбер проектлар буенча хезмәттәшлекне җәелдерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2