news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Борис Павлов: “Түбән Кама районы – Россия һәм Ауропада иң тиз үсүче территория”

Борис Павлов: “Түбән Кама районы – Россия һәм Ауропада иң тиз үсүче территория”

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Булат Сруров). 2006 елда ТР тулаем төбәк продукты 620 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә. Бу узган ел күрсәткеченнән 6,5 процентка артыграк дигән сүз. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов белдерде.

ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева, икътисад һәм сәнәгать министрының урынбасарлары Инсаф Хәйруллин, Рашат Хәйруллин һәм Владимир Соловьев, ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклаучы технологияләр үзәге директоры Евгений Мартынов һәм “Идел буе сыйфат үзәге” фәнни предприятиесе директоры Андрей Яшин республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә ТР узып баручы елда Татарстанның аерым икътисади нәтиҗәләре турында бәян итте.

Бүгенге очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, республика тулаем төбәк продукты үсешенә хуҗалык итүче субъектлар, дәүләт хакимияте һәм идарә органнары уздырган чаралар комплексы хисабына ирешкән. Борис Павлов сүзләренә караганда, ТТПна төп өлешне 585 миллиард сумлык продукция белән сәнәгать керткән (2005 ел белән чагыштырганда 107 процент). Шул ук вакытта Россиядә тулаем сәнәгый җитештерү күләменең еллык үсеше якынча 4,2-4,3 процент булачак, дип билгеләп үтте ул. Республиканың эшкәртү тармакларында (барыннан да элек – машина төзелешендә) үсеш аеруча сизелә – 114,3 процент. Өстәвенә электр җиһазлары һәм транспорт чыгаруда сәнәгый җитештерү индексы 126 процент тәшкил итәчәк.

Борис Павлов производстволарын киңәйтү һәм яңа куәтләрне сафка бастыру хисабына “КАМАЗ”, “Түбән Кама Нефтехим”, “Кече литражлы автомобильләр заводы”, “ТАИФ-НК” ААҖ автобензинар заводы, “Карпов исемендәге химия заводы”ның республика муллыгын ныгытуга зур өлеш кертүләрен ассызыклады. Шулай ук кече бизнес субъектларының позицияләрен көчәйтүе сизелә. Аларның өлешенә ТТПның 20 проценты туры килә (узган елгыдан 2 процентка артыграк). ТРның беренче вице-премьеры мисал сыйфатында “Мастер” Кама индустриаль паркын иктерде аның территориясендә урнашкан “КАМАЗ” ААҖ өчен автокомпонетлар җитештерүчеләрнең әйләнеше быел 1 миллиард сумнан артачак. Бу исә эре сәнәгать предприятиесе белән чагыштырырлык.

Борис Павлов Түбән Кама муниципаль районын Татарстанда иң тиз үсүче территория дип атады. Быел әлеге муниципаль берәмлек буенча сәнәгый җитештерү индексы процент тәшкил иткән. Борис Павлов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә әлеге күрсәткеч буенча Түбән Кама муниципаль районына Россия һәм Ауропада тиңнәр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot