Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Борис Павлов РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша
Борис Павлов РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша
(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Премьер-министрның беренче урынбасары – ТР икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов бүген Чабаксарда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша.
Утырышның темасы – территориянең социаль-икътисади үсеш шарт төбәк һәм муниципаль инфраструктураны үстерү. Моннан тыш, округта дәүләт кадрлар сәясәте нәтиҗәлелеген арттыру һәм Идел буе федераль округында өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Совет үткәрү кысаларында РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте инициативасы буенча террорчылыкны кисәтү һәм аңа китергән сәбәпләрне” шартларны юкка чыгару буенча төбәк террорчылыкка каршы көрәш комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәсе узачак. Киңәшмәдә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры, Илкүләм террорчылыкка каршы комитет рәисе Н.Патрушев катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз