news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Борис Пастернак юбилее уңаеннан, Халыкара “Пастернак укулары” оештырыла

Язучыга һәйкәл кую мәсьәләсе дә күтәрелгән

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Нобель премиясе лауреаты, язучы, шагыйрь Борис Пастернакның тууына 2015 нче елда 125 ел тула. Шул уңайдан, киләсе елга Чистай шәһәрендә беренче тапкыр Халыкара “Пастернак укулары” оештырыла. Моннан тыш, аңа Чистай шәһәрендә һәйкәл кую мәсьәләсе дә күтәрелгәнлеге хакында хәбәр итте филолог-галим Наил Вәлиев “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot