news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Менделевич: Сайлауларда тавыш бирү — Республика киләчәгенә өлеш кертү

Татарстанда 11-13 сентябрь көннәрендә берьюлы 4 сайлау кампаниясе оештырылган.

Борис Менделевич: Сайлауларда тавыш бирү — Республика киләчәгенә өлеш кертү
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич Татарстан Президентын сайлауда катнашты. Ул Балык Бистәсе районының Трой Урай авылында тавыш бирде.

«Безнең иртәгәбез бүген башлана. Сайлаулар ул — һәркем өчен үзенең карарын белдерү һәм республикабыз киләчәгенә үз өлешен кертү мөмкинлеге», — диде Менделевич тавыш биргәннән соң.

Парламентарий үзе тавыш биргән сайлау участогында коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүнең барлык чаралары да күрелгәнен һәм әлеге эшнең 5 минуттан да артык вакыт алмавын билгеләп үтә.

«Сайлау участогында бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм каләмнәр бирелде, дезинфекция чаралары да үтәлгән иде. Мин үзем дә битлектән килдем», — дип ассызыклады Менделевич.

Республикада 11-13 сентябрь көннәрендә Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза. Шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100