news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Борис Кузнецовны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты билгеле

Хушлашу иртәгә, 13 ноябрьдә, Татар дәүләт опера һәм балет театрында 9:00дән 10:00гә кадәр булачак.

Борис Кузнецовны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты билгеле

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны озату Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

"Рөстәм Миңнеханов Борис Кирилловичның якыннары кайгысын уртаклаша. Бу зур югалту. Аны лаеклы итеп озату өчен оештыру комитеты булдырылды, хушлашу Опера һәм балет театрыннан булачак", - диде Галимова.

Борис Кузнецов 95 яшьтә вафат булды. Ул Татарстанда яшәгән соңгы Советлар Союзы герое иде.

Хушлашу иртәгә, 13 ноябрьдә, Татар дәүләт опера һәм балет театрында 9:00дән 10:00гә кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot