news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Борис Грызлов Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына керешүе белән котлады

Инаугурация тантанасында РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов РФ Дәүләт Думасы Рәисенең котлау телеграммасын укыды

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына керешүе белән котлады.
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган инаугурация тантанасында РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов РФ Дәүләт Думасы Рәисенең котлау телеграммасын укыды.
“Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне ТР Президенты вазифасына керешүегез белән тәбрик итәм. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы буларак, сез Россия Федерациясендәге әйдәп баручы төбәкнең башкарма хакимият җитәкчесе булдыгыз. Соңгы елларда Татарстан бик күп өлкәләрдә зур уңышларга иреште, күп күрсәткечләр буенча илдә лидерлык позициясендә. Бу беренче Президент Минтимер Шәймиев, аның командасы, Татарстан халкы казанышы”, - диелгән юллар бар анда. Борис Грызлов яңа Президент та федераль үзәк белән төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр үсешенә сизелерлек өлеш кертер дигән ышаныч белдерә. Ул Рөстәм Миңнехановның яхшы спортчы булуын аерым билгеләп үтә. Грызлов искәртүенчә, бу сәләте Президентка җаваплы вазифа башкаруда көч өстәячәк диелә телеграммада.

news_right_1
news_right_2
news_bot