news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Борис Грызлов: “Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренең ил үсешендә әһәмияте зур”

Көзге сессиянең беренче атнасында депутатлар алда торган халык санын исәпкә алуга зур игътибар биреп, округларда сайлаучылар белән эшләячәк

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Алда торган халык санын исәпкә алуга бюджеттан 10 миллиард сумга якын акча бүленгән. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, көзге сессиянең беренче атнасында – 30 августтан 5 сентябрьгә кадәр - депутатлар алда торган халык санын исәпкә алуга зур игътибар биреп, округларда сайлаучылар белән эшләячәк.
“Күпчелек төбәкләрдә 14-25 октябрь көннәрендә узачак халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренең илнең алга таба үсешендә әһәмияте зур булачак. Нәкъ менә 10 елга бер мәртәбә үткәрелүче җанисәп илдәге социаль-икътисади процесслар турында тулы күзаллау булдырырга сәләтле. Җыелган мәгълүматлар икътисад һәм финанслар, төзелеш һәм иминият, мәшгульлек һәм пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә булачак карарларның нигезенә ятачак. Алга таба бу карарлар Россиядә яшәүче һәркемгә кагылырга мөмкин”, - диде депутат.
Дәүләт Думасы спикеры искәртеп узганча, 2010 елда халык санын исәпкә алу яңа кагыйдәләр буенча узачак: язгы сессия ахырында депутатлар җанисәп барышында исәпкә алу кәгазьләрен тутыруны гадиләштерүче закон кабул итте. “Шәхси мәгълүматлар турында”гы законга кертелгән төзәтмәләр буенча, әгәр кешенең кайсы милләткә каравы турындагы шәхси мәгълүматлар “Бөтенроссия халык исәбен алу турында”гы федераль закон нигезендә эшкәртелсә, респондентның милләтне күрсәтүгә язма ризалыгы таләп ителми, дип хәбәр итә РБК.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100