news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Грызлов: “Без “Рубин”нан җиңү көтәбез”

Казанда “Россия парламенты” белән “Барселона” ветераннары җыелма командалары матчы булды

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Артур Еникеев). Бүген Казанның Үзәк стадионында Казанның “Рубин” һәм Испаниянең “Барселона” футбол командалары арасында башланачак чемпионнар лигасының төркем матчы этабы алдыннан “Россия парламенты” белән “Барселона” ветераннары җыелма командаларының дусларча матчы булды.

 

“Россия парламенты” составында РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов, РФ Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Александр Жуков һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия җыелмасының танылган элеккеге футболчылары Дмитрий Аленичев, Ахрик Цвейба, ә “Барселона” данын якларга, үз чиратларында, Чики Бигеристайн һәм Жуан Лапорта чыкты.

 

Очрашу дусларча булуга карамастан, футболчылар үз-үзләрен дә, көндәшләрен дә аямады, судьялар белән кайнар бәхәскә кереп, сары карточкаларга лаек дип табылды.

 

Каталониялеләр очрашуның 10 нчы минутында ук исәпне ачып, гадәтләренчә, кыр уртасында тупны озаклап контрольда тотты. Кыр хуҗаларыннан чит капка тирәсендә хәлне Жуков – Алиничев – Грызлов “өчлеге” кискенләштерде. Нәтиҗәдә, тәнәфескә кадәр исәпне тигезләү мөмкин булды. Икенче таймда “Россия парламенты”ның өстенлеге шактый ук сизелерлек булып, Аленичев белән Гладилин туп кертте һәм исәп 3:1 булды.

   

Уен тәмам булуга ук командалар футбол кыры уртасына җыелгач, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин капитаннарга кубоклар тапшырды.

Журналистлар белән сөйләшүдә Б.Грызлов: “Рубин”ның бүгенге уңышы аның кадәр, ике атна элеккеге кебек,  көтелмәгән дип булмый, шуңа күрә без “Рубин”нан җиңү көтәбез”, - дип билгеләп үтте. Илсур Метшин, үз чиратында, Фортунаның мәрхәмәтлелегенә өмет белдерде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100