news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Грызлов “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумын ачты

Бүген Санкт–Петербургта “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы ачылды

(Санкт–Птербург, 20 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Санкт–Петербургта “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы ачылды. Форумны ачу тантанасында “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы Рәисе, Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов катнашты.
Медиафорумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Борис Грызлов съездда партиянең рәисе Владимир Путинның доклад белән чыгыш ясаячагы хакында хәбәр итте. Борис Грызлов программа документы буенча доклад белән чыгыш ясаячак.
Партиянең программа документы хакында сөйләгәндә, Грызлов ул съездның иң мөһим мәсьәләләреннән берсе булачак, дип ассызыклады. Программа документының яңа редакциясе үз эченә “Без сайлый торган Россия”, Путин планы, “Стратегия–2020”, Дмитрий Медведевның “Россия алга!” дигән мәкаләсе һәм Президентның Федераль Җыенга Юлламасы кебек программа материалларын алачак.
Искәртеп узабыз, “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы “Бердәм Россия”партиясенең иртәгә узачак съезды алдыннан үтә. “Бердәм Россия” партиясендә ил журналистлары белән Россиянең сәяси һәм икътисади үсешенә кагылышлы мәсьәләләр хакында киң колачлы фикер алышу традициясенә 2005 елда нигез салына. 2005 елның октябрендә “Бердәм Россия”нең I Бөтенроссия медиафорумы уза. Шуннан соң медиафорум ел саен үткәрелә башлый.
V Бөтенроссия медиафорумының төп үзенчәлеге шунда, анда, нигездә, төбәк һәм муниципаль гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, ягъни үз басмалары, мәгълүмат агентлыклары, телерадиокомпанияләрнең редакция сәясәтен билгеләүче, үз төбәкләре һәм илнең иҗтимагый–сәяси тормышында әһәмиятле роль уйнаучы кешеләр катнаша.
V Бөтенроссия медиафорумында Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләре, шул исәптән Татарстан делегациясе дә катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100