Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Борис Чернышов көзге-кышкы чорда мәктәп менюсына сок кертергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага көзге-кышкы чорда мәктәп менюсын файдалы сок порциясе белән тулыландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Парламентарий мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, елның салкын вакытында балалар организмы гиповитаминозга һәм салкын тиюдән булган авыруларга аеруча нык бирешә, шуңа күрә укучыларга октябрьдән мартка кадәр 200 миллилитр күләмендә яңа сыгылган яшелчә яки җиләк-җимеш согы бирү яхшы булыр иде.
Аның сүзләренчә, табигый соклар витаминнар, микроэлементлар һәм флавоноидларның кыйммәтле чыганагы санала, алар яңа өлгергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә кытлык булган шартларда балаларның иммунитетын ныгыту һәм аларның нормаль үсешен тәэмин итү өчен кирәк.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый продуктларны даими куллану мәктәп укучылары арасында авыручылар санын киметергә ярдәм итәчәк, бу исә уку процессында уңай чагылыш табачак.
Моннан тыш, әлеге инициатива, татлы газлы эчемлекләргә альтернатива тәкъдим итеп, балаларда сәламәт туклану культурасын формалаштыруда булыша ала.
Чернышов Роспотребнадзордан бу инициативаны карауны, аның санитар һәм биологик аспектларына бәя бирүне, шулай ук мәктәпләр өчен продукция сайлау буенча киңәшләр әзерләүне сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз