news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борды авылында сайлау участогында референдумны ветеран укытучы ачкан

Җыелган акчаларны Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларына юл төзергә, балалар-спорт мәйданчыгын яңартуга тотачаклар.

(Тукай районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районының 2633 Борды сайлау участогында референдумны ветеран укытучы, инвалидлар оешмасы рәисе Наҗия Халиуллова ачты. Ана сайлау комиссиясе рәисе Юля Утяшева бүләк тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Бүген бирегә 496 сайлаучы киләчәк. Җыелган акчаларны Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларына юл төзергә, балалар-спорт мәйданчыгын яңартуга тотачаклар. Узган ел салым 200 сумннан җыелган, быел 500 сумннан.

«Безнең халык Татарстан хөкүмәте тәкъдим иткән бу механизмны тәмам аңлады. Хәзер һәркем җыелган акчаның тиененә кадәр кая киткәнен кызыксынып, белеп тора», - диде Юля Утяшева.

Сайлау участогы Борды авылының күп функцияле үзәгендә урнашкан. Эшмәкәр Анатолий Касакин ярдәме белән чәй өстәле әзерләнгән. Сайлауга килгән һәркемне тәм-томнар, кайнар чәй белән сыйлыйлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100