news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе була

Бәйрәмдә ир-атларның түбәтәйдән, хатын-кызларның яулыктан булулары сорала.

Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе була
Бөрбаш авылында Сабан туе, 2018 ел
"Татар-информ" архивы

16 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Бәйрәм быел 16 нчы тапкыр үткәрелә.

Бәйрәм программасында балаларның Коръән аятьләре һәм догалар укуы, милли уеннар була.

Сабан туена ир-атларга түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан килү мәҗбүри шарт булып тора.

Көрәш ярышлары балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле авырлык категорияләренә бүленеп узачак. Үз авырлыкларында чемпион калучылар арасында скутер уйнатыла.

Әлеге бәйрәмнең тагын бер төп үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Сабан туе иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot