news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Борай районы Чалкак авылында Солтан Габәши истәлегенә багышланган хәтер кичәсе узды

Борай районы Чалкак авылында Солтан Габәши истәлегенә багышланган хәтер кичәсе узды
Фото: Борай районы татарлары конгрессы

Борай районының Чалкак авылында татар-башкорт халкының күренекле вәкиле, профессиональ композитор, педагог-фольклорчы һәм имам-хатиб Солтан Габәшинең тууына 135 ел тулу уңаеннан «Моңнан тукылган гомер» дип аталган хәтер кичәсе узган. Тантана бөек остазыбызның рухи мирасын искә алу, аның милли мәдәнияткә керткән өлешен бәяләү һәм яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылган. Бу хакта Борай районы татарлары конгрессы хәбәр итте.

Чалкак авылы мәдәният йортында узган әлеге тантанага төрле төбәкләрдән кунаклар, район җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук авыл халкы җыелды. Кичәне ачу тантанасында Борай районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Ахунов чыгыш ясады. Ул әлеге мөһим чараны оештыруда һәм авылда бөек шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү эшендә башлап йөрүче, спонсорлар белән эшләүгә зур көч куйган Ильвер Нурмөхәммәтовка аерым рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе шулай ук авыл халкына һәм матди ярдәм күрсәткән спонсорларга ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде, диелә хәбәрдә.

Тантанада мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның депутаты, Башкортстан Республикасы татарлар конгрессының төбәк иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, имам-хатыйб Альфред Дәүләтшин һәм Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе киңәшчесе Рөстәм Баянов катнашкан. Алар үз чыгышларында Солтан Габәшинең милли мәдәният үсешендәге ролен, 135 ел үтсә дә, аның иҗаты бүген дә яшәвен, халык күңелендә яңгыравын һәм яшь буынга рухи азык бирүен билгеләп үткән. Кунаклар бөек шәхеснең мирасын саклау һәм пропагандалау эшенең әһәмиятен ассызыклаган.

Бәйрәмнең иң якты мизгелләре – сәнгать осталарының чыгышлары булды. Уфа сәнгать институты профессоры, Россия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев үзенең укучылары белән берлектә Солтан Габәшинең музыкаль мирасын халыкка якын һәм аңлаешлы итеп җиткерде, тамашачыларның күңелендә тирән эз калдырды, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шулай ук Башкортостанның халык артистлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар үзләренең моңлы җырлары белән кичәгә аерым бер җанлылык өстәгән.

Очрашуга Казаннан композиторның оныгы, филология фәннәре кандидаты Айгөл Салихова да килгән. Аның катнашуы кичәгә аеруча җылылык һәм ямь өстәгән. Ул чараны оештыручыларга, бигрәк тә Чалкак авылы халкына Солтан Габәшинең исемен хөрмәт белән искә алулары һәм каберен чистартып торулары өчен зур рәхмәтен белдергән. Айгөл чыгышында бабасының тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге турында истәлекләр белән уртаклашты, аның рухи мирасын саклауның мөһимлеген ассызыклаган.

Мәдәни чараның инициаторы, әйдәп йөрүчесе һәм режиссеры – СССРның мәдәни-агарту эше отличнигы Рәдис Солтанов. Аның осталыгы белән оештырылган бу кичә тамашачыларның күңелендә озак еллар сакланырлык матур истәлек булып калган. Рәдис Солтановның энтузиазмы, оештыру сәләте һәм бөек шәхеснең мирасына тугрылыгы әлеге тантананы югары дәрәҗәдә үткәрүгә зур өлеш керткән.

Кичә барышында Солтан Габәшинең тормышы һәм иҗаты турында стендлар, фотосурәтләр һәм китаплар күргәзмәсе оештырылган. Катнашучылар бөек композиторның музыкаль әсәрләрен тыңлаган, аның турында язылган истәлекләр белән танышкан. Яшь буын вәкилләре өчен бу бик мөһим тәрбияви чара булган – алар бөек шәхеснең мирасы белән якыннан танышып, милли горурлык хисе белән сугарылган.

Шулай итеп, Чалкак авылында узган «Моңнан тукылган гомер» кичәсе Солтан Габәшинең якты истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән. Бөек композиторның 135 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән бу тантана аның исемен мәңгеләштерү, иҗатын киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә мөһим адым булып тора. Чалкак авылы халкы һәм барлык катнашучылар бөек шәхеснең рухына багышланган бу чарадан зур рухи байлык алып кайткан һәм киләчәктә дә аның мирасын саклау һәм пропагандалау эшен дәвам итәргә әзерлек белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot