Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Борай район мәдәният йортында гармунчы Фәнис Суфияновның юбилей кичәсе булды
Башкортстанның Борай район мәдәният йортында гармунчы, мәдәни чаралар оештыручы Фәнис Суфияновның юбилее уңаеннан «Очрашыйк әле тагын бер» дип аталган концерт булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәнис Суфиянов – үз эшенә чын күңелдән бирелгән шәхес. Ул инде 47 елдан артык районда музыкаль мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертә. Аның башкару осталыгы район һәм республика фестивальләрендә гел югары бәяләнә.
Башкортстанның атказанган артисты Ринат Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге район халык уен кораллары оркестры чыгышы да кичәнең бизәге булды.
Бәйрәмнең иң шатлыклы мизгеле – танылган кунакларның катнашуы иде. Башкортостанның халык артисты Фәдис Ганиев үз чыгышы белән залны сокландырды һәм Фәнис Суфияновка иҗади озын гомер теләде. Шулай ук кичәдә Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов һәм Лилия Фатыйхова да катнашты — аларның чыгышы тамашачыларның күтәренке кәефен тагын да арттырды.
Бу көн Фәнис Суфиянов өчен гомеренең якты бер сәхифәсе булып калды, ә аның иҗаты тагын күп еллар халыкны шатландырып, рухи байлык чыганагы булып хезмәт итәчәк, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз