Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Борай фермеры: Хәләл юнәлеше үсеше — мөселманнарның тормышын шактый җиңеләйтә
«Kaзан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсе белән танышучылар арасында Башкортстаннан килгән дин әһелләре дә бар иде.
БР Борай районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы, «Борай фермеры» кибетләр челтәре хуҗасы Рамил хәзрәт Зарипов хәләл юнәлеше үсешенең мөселманнар өчен тормышны шактый җиңеләйтүен әйтә.
«Авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм, дин кардәшләрне сыйфатлы экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүне төп максат итеп куябыз. Без бик шатбыз мондый чараларга чакыруларына. Хәләл юнәлеше үсеше — мөселманнарның тормышын шактый җиңеләйтә», — дип белдерде ул.
Рамил хәзрәт җирне дә эшкәртүләрен, терлекчелек белән дә шөгыльләнүләрен һәм җитештерүне дә үзләре үк башкаруларын билгәләп үтте. Бу эшчәнлек исә җитештерелгән продукциянең сыйфатын даими контрольдә тотырга ярдәм итә икән.
Әңгәмәдәш әйтүенчә, 20-30 ел элек хәләл колбасаны табу авыр иде, ә хәзер кибет киштәләрендә бу төр товарлар төрле ассортиментта тәкъдим ителә. «Бер 10 ел элек хәтта зур шәһәрләрдә дә хәләл меню тәкъдим иткән кафелар бик аз иде, ә үәзерге вакытта адым саен. Үзебез дә барлыгы 60 төрдән артык азык-төлек җитештерәбез», — диде ул.
Әлеге форумда яңа алымнар өйрәнүләрен, яңа танышлар табуларын да әйтте Рамил Зарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз