news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борһанов Пекиндагы Олимпиада турында: Быелгы Уеннарны ПЦР-тестлар көрәше дип атыйлар

Пекинга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган берничә спортчы бара.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына иртәгә Пекинда старт алачак Олимпия уеннары хакында сөйләде.

«Пекинда кышкы Олимпиада башланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Гәрчә, Токиода җәйге Уеннар тәмамланганга әле ярты ел гына узса да, без Олимпия атмосферасын сагынып өлгердек инде.

Көтелгән нәтиҗәләргә килгәндә… Биредә нидер фаразлау мөмкин түгел. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студенты, каратэ буенча Европа чемпионы Анна Чернышованың ярышлар башланырга санаулы сәгатьләр калгач коронавирус белән авырып китүен барыбыз да хәтерлибез. Ә быелгы Уеннарны күпләр ПЦР-тестлар көрәше дип атый.

Алдагы ике атнада мин һәрвакыттагыча Россия җыелма командасы һәм бигрәк тә Татарстанда туып үскән яки безнең республика аларның спорттагы үсешенә ярдәм иткән кешеләр һәм, әлбәттә инде, безнең вузны тәмамлаган һәм әле дә укуын дәвам итүче спортчылар өчен җан атачакмын. Аерым алганда, Пекинга безнең уку йортын тәмамлаган берничә спортчы бара. Алар арасында Татарстанда туып үскән Тимур Билалов (хоккей, капкачы), чаңгычылар Илья Семиков (Коми Республикасы) һәм Лилия Васильева (Удмуртия), биатлончы Ульяна Нигъмәтуллина (Удмуртия) бар.

Хоккей буенча Россия җыелма командасы үзенең чемпион титулын уңышлы яклар, безнең чаңгычылар һәм биатлончылар аларның дөнья Кубогы этапларындагы соңгы уңышлары очраклы булмавын раслый алыр дип өметләнәм. Барыгызга да уңай хис-кичерешләр теләп калам!», — дип белдерде Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100