news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борһанов: Медальгә барган 245 укучы мәҗбүри имтиханны 70 баллга тапшыра алмаган

Иң начар нәтиҗә Лаеш районында - 22 укучының уникесе генә медальгә лаеклы булуын исбатлаган.

Борһанов: Медальгә барган 245 укучы мәҗбүри имтиханны 70 баллга тапшыра алмаган
Владимир Васильев

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда медальгә дәгъва кылган 245 укучы мәҗбүри имтиханнарны 70 баллга тапшыра алмаган. Бу хакта "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Аның сүзләренчә, 22 укучы рус теленнән дә, математикадан да тиешле балл җыя алмаган. 25 укучы база дәрәҗәсендәге математикадан "5"ле ала алмаган. Кайбер районнарда медаль алырга җыенган укучыларның күбесе медаль өчен тиешле балл җыймаган.

Мәсәлән, Алексеевск районында медальгә дәгъва кылучыларның 18 проценты, Апас районында 20 проценты, Арча районында 22 проценты, Менделеевск районында 18 проценты, Теләчедә 27 проценты. Иң начар нәтиҗә Лаеш районында - 22 укучының уникесе генә медальгә лаеклы булуын исбатлаган, бу 55 процент тәшкил итә.

"Медалистларның күбесе дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары нәтиҗәләр күрсәткән. Күп кенә предметлар буенча 2019 елда медалистларның БДИ буенча уртача баллы 2018 елгы күрсәткечтән югарырак", - диде Рафис Борһанов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100