news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борһанов: Мөмкинлекләре чиклеләр дә WorldSkills кебек бәйгеләрдә катнашырга тиеш

Казанда инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанда Инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»V милли чемпионатының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде.

«Без әле күптән түгел генә WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатын уздырдык, һәм, мөгаен, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шундый ук конкурслар үткәрүче оешма барлыгын бөтен кеше дә белмидәдер», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары һәм Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов.

  • Чемпионатның республика этабы 3 июльдән 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнары базасында урнашкан 23 ярыш мәйданчыгында 46 компетенция буенча узды. Һәр компетенциядә катнашучылар «Мәктәп укучылары», «Студентлар», «Белгечләр» категорияләрендә ярышты.

Компетенцияләр спектры флористика, сынлы сәнгать, эретеп ябыштыру, кулинария эше, кирпеч салу һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган иде.

«Мин икенче курс студенты булу сәбәпле, авырлыклар күп булды, һәм бик күп уңай тәэсирләр дә калды. Мин дәрес фрагментын төзеп, педагогик бурычларны хәл итәргә тиеш идем, вакыт та күп булмады. Көллияттән соң югары белем алырга, педагог, шәхес буларак үсәргә телим. Мин үзем тәмамлаган мәктәпкә эшкә җиңел генә килә алырмын дип беләм», - дип сөйләде чемпионатта катнашучы Светлана Фролова.

  • Республика этабында барлыгы 14 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге 450 кеше катнашты. Тур нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, алар «Абилимпикс» V милли чемпионатында төрле категория буенча 46 компетенциядә республика данын яклаячак. Чемпионат 20-22 ноябрьдә Мәскәүдә узачак. Республика җыелмасын 90 катнашучы тәкъдим итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100