Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларның күбесе быелгы җәйдә Россия эчендәге ялны сайлый
Казан халкының күбесе элеккечә үк ил эчендә ял итүне кулай күрә. Яндекс Путешествия сервисы экспертлары мәгълүматлары буенча, барлык сәяхәтләрнең 82 проценты Россия юнәлешләренә туры килә.
Сәяхәтчеләрнең узган ел белән чагыштырганда өстенлекләре сизелерлек үзгәрмәгән. Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе иң популяр юнәлешләр булып кала, алар кунакханәдә урын белешеп кую буенча лидерлар (20 процент). Аннары Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Кырым (10 процент) һәм Татарстан (5 процент) килә. Популяр юнәлешләр исәбендә Дагыстан Республикасы, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород өлкәләре, Ставрополь крае да бар.
Сәфәрләрнең уртача озынлыгы өчтән биш төнгә кадәр, ә яшәү чыгымнары сәфәр өчен 20-42 мең сум тирәсе тәшкил итә. Туту сервисы шундый мәгълүматлар китерә.
Эчке туризм өстенлек итүгә карамастан, чит ил сәфәрләренә зур кызыксыну да саклана. Яндекс Путешествия мәгълүматлары буенча, отельләр һәм апартаментлар арасында урын белешеп куя буенча Италия (28 процент) алда бара, аның артыннан Франция (21 процент) килә. Популяр юнәлешләр унлыгына шулай ук Абхазия (14 процент), Төркия (11 процент), Испания (7 процент), Грузия (4 процент), Япония (3 процент), Беларусь, Үзбәкстан һәм Кытай (икешәр процент) керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз