news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Ерак Көнчыгышка озаттылар

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Ерак Көнчыгышка озаттылар
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Бүген Татарстан Республикасының Җыелма пунктында хәрби эшелонны тантаналы рәвештә озатуга багышланган митинг-концерт узды. Иртәгә Татарстаннан 200гә якын егет Көнчыгыш хәрби округына хезмәт итәргә китәчәк.

Бу көзге чакырылышта хезмәт итү урыннарына барлыгы ике мең кеше озатылган инде.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ветеран оешмалары һәм дини конфессияләр вәкилләре хәрби хезмәткә чакырылучыларга юл теләкләре белән мөрәҗәгать итте.

Концерт программасын республиканың халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры иҗат коллективы тәкъдим итте.

«Безгә хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен 14 вагон һәм ике вагон-ресторан бүлеп бирелде. Без медицина, сак, элемтә чаралары белән тәэмин ителгән. Юл җиде тәүлек дәвам итәчәк. Соңгы нокта – Хабаровск краеның Бикин шәһәре. Юлда егетләр белән хәрби-тәрбия эше алып барылачак, аларга өстәл уеннары, әдәбият, газета- журналлар биреләчәк. Егетләр мотоукчы гаскәрләренең төрле бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, әмма хәзер пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәтүгә күбрәк басым ясала», – дип сөйләде мотоукчы бригадасының хәрби-сәяси эш буенча хәрби эшелон башлыгы урынбасары Сергей Тюрин.

Егетләргә алдагы хезмәтләрендә хәер-фатиха бирергә Казан епархиясенең Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеге рәисе, протоиерей Владимир Самойленко һәм «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Айморат хәзрәт Хаҗиев килгән иде.

Сәрия Сабурская соңгы 10 ел эчендә армиядә хезмәт итү шартларының тамырдан үзгәрүен – хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен шартларның бермә-бер яхшыруын билгеләп үтте, шуңа күрә әти-әниләргә улларын армиягә озатканда борчылырга кирәкми.

«Без егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар уздырабыз, аларны формалы кием, медицина хезмәте белән тәэмин итүнең сыйфатын күзәтәбез, шулай ук кайткач эшкә урнаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез», – диде Татарстан омбудсмены.

Быел ул шәхсән үзе Оренбург, Дагыстан һәм башка төбәкләрдәге берничә хәрби частьтә булган.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокуклары һәм бурычлары, шулай ук сораулар туган очракта мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары күрсәтелгән брошюралар бирелә. Сәрия Сабурская соңгы вакытта җитди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрнең кими баруын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot