news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Большие Поляны авылы мәктәбе директоры Мордовиянең атказанган мәгариф хезмәткәре булды

Мордовиянең һәр районында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Чарада Кадошкино районы җитәкчесе Андрей Чаткин бәйрәм белән котлап укытучыларга җылы сүзләр әйтте һәм бүләкләр тапшырды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Юлдаш» газетасы төркеме хәбәр итә.

Большие Поляны авылы төп мәктәбе директоры Светлана Кильдеева «Мордовия Республикасы атказанган мәгариф хезмәткәре» мактаулы исеме белән бүләкләнде.

Мордовия мәгариф өлкәсендәге коллегалары Светлана Кильдееваны олы бүләк белән котлап, ихластан исәнлек-саулык, киләчәктә тагы да зур уңышлар һәм күбрәк укучылар тели, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot