Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Большая книга": Шамил Идиатуллин китабы укучылар тавыш бирүе буенча өченче урынга чыкты
«Большая книга» Милли әдәби премиясенең нәтиҗәләре 12 декабрьдә игълан ителә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” китабы “Большая книга” Милли әдәби премиясенең укучылар тавыш бирүе буенча өченче урынга чыкты. Бу хакта Әдәби милли премиянең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Татарстанда туып үскән, Мәскәүдә яшәп рус телендә иҗат итүче язучы Шамил Идиатуллин быел “Большая книга” Милли әдәби премиясенә тәкъдим ителгән иде.
Җиңүчене Премиянең махсус жюрие – Әдәби академия билгели. Аның составында – язучылар, наширләр, тәнкыйтьчеләр, мөхәррирләр, журналистлар, эшмәкәрләр, иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре. Нәтиҗәләр 12 декабрьдә игълан ителә.
Милли әдәби премиянең партнеры булган www.bookmate.com, www.litres.ru һәм www.readrate.com. сайтларында быел премиягә тәкъдим ителгән китапларны бушлай укырга мөмкин иде. Электрон китапханәләре аша укучылар тавыш бирүләрендә катнашып җиңүчеләр дә истәлекле бүләкләр ала. Укучылар фикере буенча беренче урынга Сергей Шаргуновның “Катаев. Погоня за вечной весной”, икенче урынга Лев Данилкинның “Ленин. Пантократор солнечных пылинок” китаплары чыкты. Өченче урында татар язучысынң “Город Брежнев” китабы.
Социаль челтәрләрдә Шамил Идиатуллинны "бронза" белән котлыйлар һәм жюри игъланын көтәләр.
Мәгълүмат өчен: «Большая книга» Милли әдәби премия 2005 елда гамәлгә куелды. Казан язучысы Гүзәл Яхина дебют китабы белән «Большая книга» Милли әдәби премиясендә катнашып һәм җиңү яулап танылу алды. «Большая книга»ның премия фонды – 5,5 млн сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз