Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Большая книга» премиясе номинантлары арасында Шамил Идиатуллин белән Булат Ханов бар
Финалга чыгучылар исемлеге 15 июньгә кадәр билгеле булачак. Ел азагында лауреатлар игълан ителә.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Большая книга -2021» премиясе номинантлары арасында язучылар Шамил Идиатуллин белән Булат Ханов бар.
Россиянең иң дәрәҗәле әдәби премиясе үзенең озын исемлеген чыгарды — исемлеккә 41 әсәр кертелгән.
Номинантлар арасында Лос-Анжелес, Алма-Ата, Саарбрюккен, Иерусалим, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Казан, Петрозаводск, Чиләбе язучылары бар.
Әсәрләрне төрле нәшриятлар, әдәби журналлар, шулай ук, Россия язучылар берлеге һәм Әдәби академия әгъзалары тәкъдим иткән.
Финалга чыгучылар исемлеге 15 июньгә кадәр билгеле булачак. Ел азагында лауреатлар игълан ителә.
Рус телендә язучы татар чыгышлы язучылардан төрле елларда Шамил Идиатуллин һәм Гүзәл Яхина «Большая книга» премиясе лауреаты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз