news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Большая книга» милли әдәби премия лауреатлары 12 декабрьдә билгеле булачак

Татар егете Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китабы дәрәҗәле әдәби премиягә дәгъва итә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Большая книга» милли әдәби премия лауреатлары быел 12 декабрьдә билгеле булачак. Бу хакта Милли әдәби премиянең рәсми сайты хәбәр итә. Тантаналы чара Мәскәүдә Пашков йортында үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, уникенче сезонның ун финалчысы арасында Татарстанда туып үскән һәм рус телендә иҗат итүче язучы Шамил Идиатуллин да бар. Язучының «Город Брежнев» китабы премиягә дәгъва итә.

Җиңүчене Премиянең махсус жюрие - Әдәби академия билгели. Аның составында – язучылар, наширләр, тәнкыйтьчеләр, мөхәррирләр, журналистлар, эшмәкәрләр, иҗтимагый һәм һәм дәүләт эшлеклеләре.

«Большая книга»ның премия фонды - 5,5 млн. сум. «Литрес», Bookmate иһәм ReadRate электрон китапханәләре аша укучылар тавыш бирүләрендә катнашып җиңүчеләр дә истәлекле бүләкләр алачак.

Мәгълүмат өчен. «Большая книга» Милли әдәби премия 2005 елда гамәлгә куелды. Казан язучысы Гүзәл Яхина дебют китабы белән «Большая книга» Милли әдәби премиясендә катнашып һәм җиңү яулап танылу алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100