news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Больничный түләнә торган хезмәткәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Больничныйны хезмәт килешүе буенча эшли торган кешеләр белән беррәттән, гражданлык-хокукый килешүе (ГПХ) буенча эшли торган хезмәткәрләргә дә түли башлаулары ихтимал.

Дәүләт Думасына шуның мөмкинлеген карауны тәкъдим иттеләр. Бу турыда журналистларга «Бердәм Россия» Дума фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев әйтте, дип яза РИА Новости.

«Тарихта беренче тапкыр больничныйны хезмәт килешүе буенча эшләүчеләр генә түгел, гражданлык-хоукый килешү нигезендә эшләүчеләргә дә бирергә тәкъдим ителә», – ди ул.

Исаев сүзләренчә, больничный түләүнең чикләре дә акрынлап артачак, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot