Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Боливия Президенты: Күп полярлык халыклар һәм милләтләр иреген чагылдыру өчен кирәк
Боливия Президенты Луис Альберто Арсе Катакора БРИКС кешелек өчен баланслы һәм гаделрәк яңа, күп поляр дөнья булдырырга мөмкин булуның дәлиле булып торуын әйтте. Бу хакта ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «аутрич» / «БРИКС плюс» форматындагы утырышта сөйләде.
«БРИКС без кешелек гаделрәк яңа, күп поляр дөнья булдыра алуыбызның дәлиле булып тора. Боливия уртак үсеш өчен иң мөһим механизм буларак региональ Глобаль берләшүгә өметләнә», - диде ул.
Боливия Президенты шулай ук Көнбатыш илләренең чәчәк атуына, «доллар диктатурасы һәм Азия, Африка, Латин Америкасы илләре икътисадлары өстенлек итүгә, Бреттон-Вуд килешүенең гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, дөнья чынбарлыкны кабул иткән. «Шуңа күрә бүген күп полярлык халыклар һәм милләтләр иреген чагылдыру өчен кирәк», – диде Луис Альберто Арсе Катакора.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз