news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Боливия Президенты Казанга БРИКС саммитына килде

Боливия Президенты Казанга БРИКС саммитына килде
Фото: Республика парламенты матбугат хезмәте

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Боливия Президенты Луис Альберто Арсе Катакора килде. ТР башкаласының халыкара аэропортында аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Югары дәрәҗәле кунакка гадәттәгечә чәк-чәк һәм тозлы каравай тәкъдим иттеләр.

Моңа кадәр социаль челтәрләрнең берсендә Көньяк Америка дәүләте башлыгы ил белән идарә итүне вакытлыча вице-президент Давид Чокеуанкага тапшыруы турында сөйләде.

"Боливия халкына һичшиксез зур файда китерәчәк мөһим халыкара йөкләмәне үтәү өчен без Россиягә БРИКСның 16 нчы саммитында катнашу өчен барабыз. Без хөкүмәт скипетрын безнең вице-президентыбыз Давид Чокеуанкага тапшырабыз», — дип аның сүзләрен китерде ТАСС.

news_right_1
news_right_2
news_bot