news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтәчәк

Болгарда дүртенче мәртәбә оештырылучы Мәүлид бәйрәмендә дин әһелләренең һәм рәсми затларның чыгыш ясаулары каралган.

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) 11 декабрьдә Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла. Ахшам намазыннан соң башланачак бәйрәм чарасында Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Болгарда дүртенче мәртәбә оештырылучы Мәүлид бәйрәмендә дин әһелләренең һәм  рәсми затларның чыгыш ясаулары каралган. Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәрне олылаган салаватлар әйтү көтелә. 

2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Пәйгамбәрнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән  "туу" дигәнне аңлата. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдакалар өләшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100