news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме башланды

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаша.

(Болгар, 11 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Болгар шәһәрендәге "Ак мәчет"тә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме уздырыла. Изге Болгар җирендә дүртенче мәртәбә оештырылучы бәйрәм чарасында республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Бәйрәм Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, нәшидләр җырлау, Пәйгамбәрне олылаган салаватлар әйтү белән үрелеп барачак. 

2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае башланды. Пәйгамбәрнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән  "туу" дигәнне аңлата. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдакалар өләшә.

Бәйрәм башланганчы, Минтимер Шәймиев дин әһелләре белән очрашты. Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды.

Ахшам намазын Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барды. Мәүлид бәйрәмен шәрәфле кунакларның берсе - Төркиянең Дин эшләре буенча идарәсе Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман Коръән уку белән башлап җибәрде. Бәйрәм программасын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100