news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарның Ак мәчете янында төшерелгән клип социаль челтәрләрдән алыначак - Рөстәм Батров

Мәскәү мөселманнары мәчет янында клип төшергән кызга каршы җинаять эше ачу тәкъдиме белән чыккан булган.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов).  Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән клипның авторы социаль челтәрләрдән бу роликны алачак. Бу хакта җырчының үзенә сылтама белән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары-матбугат секретаре Рөстәм Батров хәбәр итте.

Рөстәм Батров әйтүенчә, Мәскәү мөселманнарының инициатив төркеме мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга мөрәҗәгать белән чыккан. 

Рөстәм Батров әйтүенчә, бер төркем мөселманнар мәчет янында ачык киемнәр белән биегән клип төшергән җырчыга каршы җинаять эше кузгатуны сораганнар. Алар бу хакта киңәшләшергә дип мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шалтыратканнар. "Алар Pussy Riot ка каршы җинаять эше кузгатылган икән, мәчетне мыскыл иткән кешегә каршы да җинаять эше ачсыннар диде Мәскәү мөселманнары. Әмма мөфти аларны проблеманы тыныч юл белән хәл итәргә чакырды һәм миңа җырчы белән элемтәгә чыгарга кушты", - дип сөйләде матбугат секретаре.

Рөстәм Батров үзенең кыз белән элемтәгә чыгуын әйтте. "Җырчы тагын бер тапкыр гафу үтенде. Аның әйтүенчә, ул бу урында андый биюләр биергә ярамаганын белмәгән, бу урынны туристлык зонасы дип уйлаган. Әгәр кем дә булса кисәткән булса, ул биюне башкармаган булыр идем, диде. Ә үзе исә, кызганычка каршы, моны белмәгән. Ул бу роликны үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларыннан алырга вәгъдә бирде. Аның бу гамәлендә начар ният булмаган. Мин моны клипны популярлаштыру өчен пиар адым булгандыр дип уйламыйм", - диде Рөстәм Батров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100