news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарияне "Евровидение" конкурсына Россиядә туган 17 яшьлек егет тәкъдим итә

Кристиан Мәскәүдә туган, әтисе милләте буенча – болгар, ә әнисе – Казахстан кешесе.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Яшь башкаручы Кристиан Костов Болгарияне Киевта халыкара "Евровидение-2017" җыр бәйгесендә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерә.

"Бәйгедә катнашу – минем өчен бик дулкынландыргыч бүләк. Андый мөмкинлеккә үземнең 17 яшем туларга ике көн кала ия булдым, – дигән Кристиан Болгария милли телевидениесенә интервьюда. – Хәзерге вакытта мин башкаручылар арасында иң яше, нәкъ менә шушы миңа көч бирә дә инде. Минем шуны әйтәсем килә: чыгыш ясау өчен зур йөрәк, талант һәм рухлану кирәк".

Кристиан Мәскәүдә туган, әтисе милләте буенча болгар, ә әнисе – Казахстан гражданины. Болгария гаммәви матбугат чаралары фикеренчә, бу жюриның өстәмә тавышына ышаныч уята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100