news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгариядә татар-башкорт оешмасы Халыкара традицион ризык фестивале уздырды

Болгариядә татар-башкорт оешмасы Халыкара традицион ризык фестивале уздырды
Фото: https://tatar-congress.org

Болгариядә яшәүче башкорт һәм татарларны берләштерүче «Волжки булгари» иҗтимагый оешмасы һәм «Тарихи парк» бергә IV Халыкара традицион ризык фестивале оештырган. Чара 24-25 августта булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Фестивальне үткәрү идеясе төрле этник төркемнәрнең кулинария мирасын саклау һәм популярлаштыру һәм традицион ризыкларын тәкъдим итүдән гыйбарәт. Ризык – ул чыннан да барлык кешеләрне берләштерергә сәләтле бердәнбер универсаль әйбер, мөгаен, диелә хәбәрдә.

Чарада төрле халыкларның ризыклары, җанлы музыка тәкъдим ителгән. Кунаклар бүләкләр уйнатуда катнашкан. Приз буларак Франция, Италия, Болгария, Молдавия, Төркия, Сербия, татар һәм рус пешекчеләреннән төшке аш уйнатылган. Чарага өч меңнән артык кеше килгән.

Фестивальдә фермерлар ярминкәсе, халык һөнәрләре ярминкәсе, мастер-класслар, сәламәт туклану һәм азык-төлек продуктлары турында әңгәмәләр, пешекчеләр тамашасы, балалар өчен күңел ачулар, халык уеннары, көрәш, шахмат буенча турнир, уктан ату, урта гасыр сугышчан осталыкларын күрсәтү һәм кичке музыкаль программа булган. Уфа шәһәренең Глинка исемендәге консерваториясен тәмамлаган Индира Ковачева И.Дунаевский һәм И.Кальманның танылган оперетталарыннан арияләр башкарып, тамашачыларны сокландырды һәм алкышларга күмелде, дип хәбәр ителә.

Халыкара фестивальдә Россия халыклары кухнясын оешма активистлары һәм Константин Анкудинов тәкъдим иткән. Ул ут өстендә казанда пылау һәм татарча азу пешергән. Оешма хуҗабикәләре исә Болгариядә традицион булган өчпочмак, каймак пирогы һәм Казанча кәрзиннәр әзерләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100