news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгариядә Сабантуй бәйрәме һәм VI Халыкара аш-су фестивале узды

Болгариядә Сабантуй бәйрәме һәм VI Халыкара аш-су фестивале узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Болгариянең тарихи паркында «Сабантуй-Болгария» VI Халыкара традицион аш-су фестивале һәм уңыш бәйрәме узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Ике көн дәвамында гастрономия, халык традицияләре, музыка һәм аралашу Болгария, Россия — Татарстан, Италия, Төркия, Испания, Македония һәм Чехия кунакларын берләштергән.

Фестиваль якты мәдәни вакыйгага әверелде, анда традицион аш-су, халык уеннары, музыка һәм биюләр төрле илләр һәм мәдәният вәкилләре өчен аралашу өчен киңлек тудырды, диелә хәбәрдә.

Үзәк урында гастрономия программасы торган. Кунаклар төрле халыкларның кулинария мирасы белән танышкан һәм һөнәри осталар әзерләгән ризыклардан авыз иткән. Фестивальнең мәртәбәле кунакларын Татарстанның кулинария илчесе, Казаннан югары класслы пешекче Альбина Фәсхиева сыйлаган.

Аның чәк-чәк һәм өчпочмак әзерләү буенча мастер-класслары, шулай ук фестивальдән турыдан-туры репортажлары аеруча кызыксыну уяткан. Болгар телеграф агентлыгы, телевидение, электрон газета һәм журналларның мәгълүмати ярдәме белән фестиваль вакыйгалары киң яктыртылган.

Балалар өчен аерым программа әзерләнгән. Уен зонасында бүрәнәдә капчык белән сугышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтәләрдә су ташу һәм катыктан акча эзләү кебек ярышлар оештырылган.

Музыкаль программа фестиваль кунакларына матур эмоцияләр бүләк иткән. Тамашачылар алдында Казанның һәм Мәскәүнең атказанган артистлары – җырчы Мәликә Разакова һәм баянчы Разил Камалов чыгыш ясаган. Софиядән килгән ватандашыбыз, хореограф Евгения Гарифуллина да үз чыгышын тәкъдим иткән.

Оештыручылар барлык ватандашларга – Болгариядә Халыкара аш-су фестивалендә һәм Сабантуйда катнашучыларга, оештыручыларга һәм координаторларга, шулай ук бәйрәмгә әзерлек эшләрендә катнашкан Болгар волонтерларына рәхмәт белдергән.

Тарихи парктагы очрашу фестиваль тарихында тагын бер якты вакыйга һәм яңа очрашулар, яңа катнашучылар һәм яңа мәдәни проектлар өчен нигез булыр дип ышанабыз, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot