news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгария белән Татарстан арасында икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды

ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Евразия хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре белән очрашты.

(Мәскәү, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Евразия хезмәттәшлеге оешмасы (ОЕС, Болгария) рәистәше Янко Топалов һәм әлеге оешманың баш сәркатибе Добринка Янкова белән очрашты. Вәкиллек бинасында узган әлеге чарада Болгариянең эшлекле даирәләре вәкилләре, шулай ук икътисад өлкәсендә программалар тәэминаты, инновацион һәм инвестицион эшчәнлек буенча сектор мөдире Фәннур Гарифуллин һәм баш белгеч Мурад Асланов катнашты. Кунакларга Татарстан турында видеоролик күрсәтелде, республиканың икътисади куәте, техно-, индустриаль парклары, әйдәп барган эре предприятиеләре һәм инновацион проектлары турында мәгълүмат бирелде, диелә ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәрендә.

Евразия хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре Татарстан Республикасы белән тыгыз һәм үзара файдалы партнерлык кору теләге белдерде. Яклар Болгариянең Татарстан предприятиеләре белән икътисади хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100