news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарга теплоход белән килгән туристларны Хан белән Ханбикә каршы ала

2017 елның 5 ае эчендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына 173 мең турист килгән.

Болгарга теплоход белән килгән туристларны Хан белән Ханбикә каршы ала
Рамиль Гали

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елның 5 ае эчендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 173 мең турист булып киткән. 2016 елда Болгардагы тарихи һәйкәлләр белән 472 мең турист танышкан. Әлеге мәгълүматларны кичә Болгарда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеләренә музей-тыюлык директорының үсеш буенча урынбасары Лилия Сафина җиткерде.

“Болгар музей-тыюлыгы 1969 елда барлыкка килгән. 1 июльдә, ягъни иртәгә, аңа 48 ел тула. Биредә 13-14 нче гасырның бердәнбер архитектура һәйкәлләре сакланып калган. Идел буе Болгары тормышы турында сөйләүче барлыгы 107 мең экспонат, саклау берәмлеге бар. Аларның бер өлеше экспозицияләргә куелган, күпчелек өлеше саклауда”, – дип белдерде Лилия Сафина.

“Болгарга туристлар гел килеп торган. 19-20 нче гасырларда да Болгарга хаҗилар, галимнәр, археолог, рәссамнар килгән. Соңгы дистә елларда туристлар агымы артты. Алар өчен кызыклы инфраструктура, туристларны кабул итү бинасы һәм башкалар төзелде. Без, туристлар монда килеп, бик күп әйберне күреп, алар турында мәгълүмат ишетеп китүе өчен тырышабыз. Барысына да игътибар бирергә телибез. Шулай да туристларның таләпләре төрле: берәүләр экскурсовод хезмәтеннән файдаланса, икенчеләр исә мөстәкыйль йөрергә ярата. Бу кемнәргәдер өстән-өстән генә карап чыгу да җитә, башкалар исә тарих белән тирәннән кызыксына дигән сүз”, - дип билгеләп үтте Лилия Сафина. Туристларны җәлеп итү өчен реклама максатыннан, кыш буе туристик ярминкәләр оештырылып, туристик күргәзмәләрдә катнашуларын әйтте ул.

Бәяләргә килгәндә, директор урынбасары әйтүенчә, соңгы елларда уртача бәяләрне саклап килергә тырышалар. “Бәяләр югары дип зарланучылар юк. Болгар цивилизациясе музееннан Хәтер билгесе, аннары шәһәрдәге башка һәйкәлләр буенча экскурсовод белән бергә хәрәкәт итү бер кешегә 380 сум тәшкил итә. Укучылар, студентлар пенсионерлар ярты бәясен түли. Спас муниципаль районы укучылары, ятим балалар өчен исә, экскурсияләр бушлай үткәрелә. Вакыт ягыннан экскурсия якынча 3-3,5 сәгать сузыла”, – дип белдерде ул.

Лилия Сафина әйтүенчә, музейда экскурсия маршрутлары берничә төрле. “Кайбер туристлар дини юнәлешкә өстенлек биреп, Ак мәчет, Габдрахман коесын кертеп уздырыла торганнарын сайлый. Шулай ук, кайбер маршрутларны православие белән бәйлибез, чөнки территориядә Успение чиркәве сакланып калган. Анда чиркәү экспозициясе, аның белән бәйле вакыйгалар турында сөйләнә. Музей-тыюлыкның көньягында урнашкан Ак мәчеткә Болгарга килгән туристлар арасында бармый калучылар юк диярлек, намаз вакытына туры килсә, намаз укыйлар. Аннары Икмәк музеен, дөяләр фермасын карыйлар. Барлыгы 20дән артык дөя бар. Яңа объектлар да өстәлеп тора. Быел яр буе, анда урнашкан язма мирас музее ачылды. Яр буйлап, Хан сукмагы, шагыйрьләр алееясен карап үтеп була. Кичләрен дә бик матур, кичен теплоходлар туктаса, туристлар мөкиббән китә инде”, – дип сөйләде Лилия Сафина.

Әңгәмәдәш причалда теләсә нинди класслы круиз судноларын кабул итәрлек шартлар тудырылганын әйтте. “Дүрт палубалы теплоходлар да килә. Мәскәү, Волгоград, Самара, Түбән Новгородтан киләләр, бик ошатып китәләр”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, шундый су машиналарының берсе без шунда вакытта килеп туктады. Самарадан килүчеләрне Хан белән Ханбикә каршы алды. Теплоходлар килә башлаган вакыттан бирле Болгарда шундый традиция. “Без су юлы белән читтән килгәннәр өчен экскурсия оештырабыз, экскурсия “коры” гына булмасын өчен, кунакларны махсус костюм кигән Болгар ханы һәм Ханбикә каршы ала. Алар, кунакларны сәламләп, чәкчәктән авыз иттерә”, – ди Лилия Сафина. “Рәхим итегез, мөхтәрәм кунаклар! Ничек килеп җиттегез? Юлда барысы да әйбәт булдымы? Сәяхәтләрегез гел шулай җиңел, эчтәлекле, күңелле үтсен”, - дип, Хан туристларның кайсы шәһәрләрдән килүе турында сорашты. “Ханга бүләгегез бармы?” – дип сорагач, туристлар бераз югалып калды, шулай да Хан: “Кояш, күтәренке кәеф, елмаю алып килсәгез, шул бүләк була инде”, – дип, кунакларны тынычландырырга ашыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100