news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгардан алып китеп Лондонның Гайд-паркында урнаштырылган “Саклаучы” сыны Татарстанга кайтырга мөмкин

Аның авторы - Россия рәссамы Даши Намдаков

 (Казан, 11 май, “Татар-информ”). Лондонның Гайд-паркын Россия рәссамы Даши Намдаков моннан берничә ел элек бронзадан эшләгән “Саклаучы” (“Хранительница”) канатлы мәче сыны “саклый”.

Скульптураның авторы — Бурятия рәссамы Даши Намдаков сүзләренчә, “Саклаучы” үз балаларын саклап, үләргә дә әзер булган ана символы ул. Лондонлылар әлеге сын Гайд-паркны яклый дип шаярта, чөнки ул аның артында урнашкан. Ә сынның алгы өлеше Марбл Арч тиумфаль аркага карап тора. Бу туристларны бик нык җәлеп итә торган урын санала. Шуңа да “Саклаучы” ярты ел дәвамында Лондонда тору дәверендә аны дөньяның башка почмакларыннан килгән туристлар да күрә алачак.

Бу − Даши Намдаковның әлеге шәһәр үзәгендә урнаштырылган икенче сыны. Моннан 1,5 еллар чамасы элек әлеге урында Чыңгызхан урнаштырылган булган. Ике ел элек исә рәссамның “Күчмә халык галәме” (“Вселенная кочевника”) исемле күргәзмәсе уздырылган.

Лондоннан соң “Саклаучы”ның Татарстанга, төгәлрәге, Идел буе Болгарына кайтарылуы көтелә, дип хәбәр итә “Беренче канал”.

news_right_1
news_right_2
news_bot